Эчтәлек

1941 елның 21 гыйнвары, Мәскәү өлкәсенең Шатура шәһәре — 1993 елның 31 июле, Сочи шәһәре, Уфа шәһәрендә җирләнә.

1947 елдан Уфада яши.

П.Ф.Лесгафт исемендәге Ленинград физкультура институтын тәмамлый (1970).

Команда ярышларында дөнья (1966, 1968–69, 1971–74), Европа (1964–65), СССР (1964–67, 1967–70, 1967–69) чемпионы.

Команда ярышларында дөнья (1967, 1970), Европа (1965), СССР (1963–64, 1966–67) чемпионатларында көмеш медальләр; дөнья чемпионатларында (1967, 1974) бронза медальләр ала.

СССР җыелма командасының һәм «Башкортстан» командасының өлкән тренеры (1982 кадәр).

Башкортстан дәүләт филармониясендә эшли (1981–1993).

«Почёт билгесе» ордены, Халыкара мотоцикл федерациясенең мактаулы бронза медале белән бүләкләнә.

1993 елдан Уфада ел саен Кадыйров истәлегенә Бөтенроссия ярышлары уздырыла.

Хезмәтләре

Я выбрал лёд. Уфа, 1974;

Трудные кольца спидвея. М., 1976.

Әдәбият

Ерошин А.Е. Первый чемпион // Крутые виражи. М., 1968.