Биографиясе

1969 елның 20 ноябрендә Казанда туган.

ТРның атказанган тренеры Р.Т.Сабиров шәкерте («Трудовые резервы» ирекле спорт җәмгыяте, Казан).

Казан педагогика институтының физик тәрбия факультетын тәмамлый (1993).

Дөнья (самбо, студентлар арасында, 1994), Европа (1996) чемпионы, дөнья чемпионатларында көмеш медаль ала (1996–1997).

Дзюдо көрәше буенча РФ (көмеш 1994, бронза 1996), СССР (бронза 1990), БДБ (бронза 1992), Европа (бронза 1996, РФ җыелма командасы белән) чемпионатларында медальләр иясе.

Дөнья чемпионатында (1995) һәм Олимпия уеннарында катнаша (1996, 7нче урын).

1999 елдан тренерлык эшендә.

Әдәбият

Илдарханов И. Без көрәшче халык. Казан, 2009.