Эчтәлек

Биографиясе

1972 елның 18 гыйнварында Казанда туган.

Шахмат белән 1981 елда «Трудовые резервы» ирекле спорт җәмгыяте тренеры И.И.Ильясовта шөгыльләнә башлый.

СССР беренчелегендә көмеш (1987 ел, 16 яшькә кадәрге кызлар арасында), СССР чемпионатында бронза (1991 ел, хатын-кызлар арасында) медальләр ала.

Дөнья беренчелекләрендә 1987–1988 елларда (16 яшькә кадәрге кызлар арасында), 1988 елда (20 яшькә кадәрге кызлар арасында) җиңүче, 1989 елда (20 яшькә кадәрге кызлар арасында) бронза медаль ала.

Бөтендөнья шахмат олимпиадаларында: СССР җыелма командасы белән 1-2 урыннар (1990, 1992 еллар), Украина җыелма командасы белән 2 урын (1992 ел), РФ җыелма командасы белән 2-3 урыннар (1996 ел).

Европа (Украина җыелма командасында, 1993 ел), РФ (1997, 2009, 2010 еллар) чемпионы.

Хатын-кызлар арасында дөнья беренчелеген дәгъвалаучылар турнирында җиңүче (1997 ел).

Дөнья чемпионы исеменә (1999 ел), «Татарстан-Европа», Россиянең 5 нче кубогы финалы (ТР җыелма командасы белән, 2001 ел) бәйгеләрендә катнаша.

Халыкара шахмат «Оскар»ы иясе (1997 ел).