Биографиясе

1942 елның 25 апреле, Мәскәү – 24.5.1978, Североморск шәһәре.

Спорт белән Казан Суворов хәрби училищесендә (1953–1962 еллар) шөгыльләнә башлый, тренерлары – В.М.Лукоянов, Р.С.Немшилов.

П.Ф.Лесгафт исемендәге Ленинград физкультура институтының хәрби факультеты каршындагы югары тренерлар мәктәбен (1965 ел), Ф.Э.Дзержинский исемендәге югары хәрби-диңгез инженерлар училищесен (Ленинград, 1968 ел) тәмамлый.

СССР чемпионы (1960–1961 еллар, яшүсмерләр арасында), Европа кубогы иясе (1962 ел), СССР чемпионатларында (1961, 1966 еллар), Олимпия уеннарында (1964 ел) бронза медаль ала.

Истәлеге

Североморск шәһәрендә В.М.Емельянов истәлегенә бокс буенча Россия турнирлары уздырыла (1987 елдан).