Биографиясе

1955 елның 13 мартында Мәскәү шәһәрендә туган.

Мәскәү өлкә педагогия институтын тәмамлый (1980).

Европа (1978, 1979, 1981–1983, 1985–1987), дөнья (1978, 1979, 1881–1983, 1986), Олимпия уеннары (1984) чемпионы. СССР (1977–1980, 1985–1987), дөнья чемпионатларында (1987), Олимпия уеннарында (1980) көмеш медальгә лаек була. СССР (1974, 1985, 1981–1983, 1988), дөнья (1985) чемпионатларында бронза медаль ала. СССР (1976) һәм Канада (1981) кубоклары иясе.

1973–1988 елларда «Динамо» (Мәскәү, 558 уен, 63 алка), СССР җыелма командаларында (77 уен, 8 алка) уйный.

1988–1993 елларда «Динамо»да (Мәскәү) тренер һәм 1997–2001, 2002–2004 елларда, 1993–1997 елларда «Виннипег Джетс», «Финикс Кайотис», «Чикаго Блэк Хоукс»та (НХЛ), 2001–2002 елларда «Лугано»да (Швейцария) тренер.

2004–2011 еллларда «Ак Барс» хоккей клубында (Казан) баш тренер. 2006 елда Билалетдинов җитәкчелегендә «Ак Барс» командасы РФ чемпионатында алтын медаль яулый, 2007 елда Европа чемпионнары кубогын алуга ирешә, 2009, 2010 елларда Гагарин Кубогына лаек була.

2011–2014 елларда – Россия җыелма командасының баш тренеры.

2014–2019 елларда, 2022–2024 еллларда кабат «Ак Барс» хоккей клубында баш тренер. 2018 елда команда өченче тапкыр Гагарин Кубогын яулый.

Бүләкләре

Ике «Почет билгесе» (1978, 1981), Халыклар дуслыгы (1984), «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» (2009), «Почет ордены» (2011), IV дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлар өчен” (2018) орденнары белән бүләкләнә.