Биографиясе

1925 елның 20 феврале, Горький өлкәсе Сергач районы – 1989 елның 29 октябре, Казан.

1964–1985 елларда «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте тренеры (Казан).

ТАССРда ирекле көрәшне башлап җибәрүчеләрнең берсе. Татарча көрәш кагыйдәләрен төзүче һәм беренче ярышлар оештыручы.

Шәкертләре арасында В.Ф.Маркелов, ирекле көрәш буенча бөтенсоюз ярышларында алгы урыннарны алган И.Шишкин, В.Клименко, М.Токранов, А.Груздев, Ф.Мөслимов, Н.Нигъмәтуллин һ.б.

Әдәбият

Илдарханов И.Г. Без көрәшле халык. Чабаксар, 2003.