Биографиясе

1914 елның 25 июле, Казан губернасы, Лаеш өязе Татар Агайбашы авылы — 1998 елның 13 марты, Тәтеш шәһәре.

1 нче Ленинград артиллерия училищесен тәмамлый (1937).

1933–1956 елларда СССРның Кораллы көчләре сафларында хезмәт итә, Бөек Ватан сугышында катнаша, подполковник.

1956–1960 елларда Калининград өлкәсенең Черняховск шәһәрендә яши.

1960 елдан Тәтештә; стендта ату буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен ачуны башлап җибәрүче һәм мәктәпнең директоры (1961–1986).

Шәкертләре арасында — РСФСР, СССР, Европа, дөнья, Олимпия уеннары чемпионнары, рекордчылары, медаль алучылар С.А.Дёмина, Л.Г.Володина, Р.В.Демидов, Ю.В.Шегуров (СССРның халыкара класслы спорт остасы), А.Г.Бычков, Ю.А.Моргачёв, С.Ю.Протасов, Н.В.Спиридонов, Ю.А.Столыпин, Н.М.Тенилин, Т.И.Шлячкова һ.б.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

2004 елда Тәтештә Яруллинга бюст куела, бер урамга аның исеме бирелә.

Әдәбият      

Марихин Б.Ф. Тетюшские стрелки. К., 1985;

Композиторы Татарстана. М., 2009.