Биографиясе

1961 елың 27 гыйнварында Новосибирск шәһәрендә туган.

Казан университетының юридик факультетын тәмамлый (1990).

Тренер В.В.Житловта шөгыльләнә («Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте, Казан). Шәхси һәм команда ярышларында СССР чемпионы (1984–1989), СССР кубогы иясе (1985), «Дружба-84» халыкара ярышларында, Бөтендөнья универсиадасында (1986) көмеш медальгә лаек була.

Команда беренчелегендә дөнья чемпионы, шәхси беренчелектә бронза медаль (1986), дөнья чемпионатларында (1983 – бронза, 1989 – көмеш) медальләр ала.

Олимпия уеннарында (1988, 1992) катнаша.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.