- РУС
- ТАТ
спортчы, тренер, Татарстанда физик тәрбия һәм спорт хәрәкәтен оештыручыларның берсе, РСФСРның атказанган тренеры (1959)
1891 елның 26 апреле, Венгрия, Суботица шәһәре – 1967 елның 22 сентябре, Казан.
Укытучылар институтының педагогия факультетын тәмамлый (1911, Венгрия, Егер шәһәре).
1914 елдан Австрия-Венгрия армиясе белән Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. 1915–1919 елларда Россиядә хәрби әсир.
1919 елда Красноярск шәһәрендә үз теләге белән Интернациональ полкка керә һәм Колчак армиясенә каршы сугышларда катнаша.
1920 елда полк белән Казанга «Алтын эшелон»ны озата бара. Икенче Идел буе олимпиадасында (1923, Казан), Бөтенсоюз спартакиадасында (1928, Мәскәү, фехтование һәм йөзүдә 5 нче урын) катнаша.
1920–1956 елларда урта һәм югары уку йортларында укыта. Бер үк вакытта физик культура укытучылары әзерләү курсларында укытучы, спорт секциясе җитәкчесе (җиңел атлетика, гимнастика, чаңгы, тимераяк, йөзү, көрәш, фехтование, суга сикерү, су тубы), судьялар коллегиясе җитәкчесе, йөзү һәм фехтование буенча ТАССР һәм РСФСР җыелма командаларында тренер, Казан гарнизоны курсларында һәм хәрби частьләрендә инструктор булып эшли.
Шәкертләре: Н.Г. Жеребцов, Т.Н. Полыгалова, В.Я. Базаревич һ.б.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.