- РУС
- ТАТ
Спортчы (чаңгыда узышу), СССРның атказанган спорт остасы (1970), Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре (1994)
1945 елның 13 марты, Зәй районы Югары Баграж авылы – 1997 елның 19 декабре, Зәй шәһәре.
Н.К.Крупская исем. Мәскәү өлкә педагогика институтының физик тәрбия факультетын тәмамлый (1973).
«Динамо» (Мәскәү) физкультура спорт җәмгыятендә тәрбияләнә, тренеры – В.Бучин. СССР чемпионы (1968, 15 км, 4×10 км; 1969, 30 км, 4×10 км; 1970, 4×10 км; 1971, 30 км; 1972, 4×10 км; 1973, 30 км, 4×10 км; 1974, 50 км; 1975, 1976, 4×10 км), дөнья (1970, 1972, 4×10 км), Олимпия уеннары (1972, 4×10 км) чемпионы. СССР (1968, 50 км; 1969, 70 км; 1970, 30 км; 1971, 50 км; 1972, 1973, 15 км; 1974, 15, 30, 70 км), дөнья (1972, 15 км; 1974, 4×10 км) чемпионатларында, Олимпия уеннарында (1972, 15 км) көмеш медаль ала; СССР (1969, 1972, 50 км; 1974, 4×10 км; 1975, 1976, 50 км), дөнья (1970, 15 км) чемпионатларында бронза медаль ала.
1966–1991 елларда Мәскәүдә, 1978–1989 елларда «Динамо» Мәскәү өлкә советында өлкән тренер, 1989–1991 елларда «Динамо» үзәк советында баш тренер. Бер үк вакытта Зәй шәһәрендә: 1966–1991 елларда тау чаңгысы буенча инструктор, 1991–1993 елларда автоагрегатлар заводында спорт һәм физкультура-сәламәтләндерү эше буенча директор ярдәмчесе, 1993–1995 елларда социаль-көнкүреш бүлегенең бюро башлыгы; 1995 елдан «Ялта-Зәй» спорт-сәламәтләндерү идарәсендә физкультура һәм спорт буенча әйдәп баручы белгеч; 1996 елдан автоагрегатлар заводында физкультура һәм спорт буенча әйдәп баручы белгеч.
«Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Зәйдә 1971 елдан Ф.П.Симашев призына традицион ярышлар, 1997 елдан Ф.П.Симашев истәлегенә Татарстанның иң көчле чаңгычылары ярышлары уздырыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.