Биографиясе

1978 елның 9 июлендә Чаллы шәһәрендә туган.

2004 елда Кама физик культура институтын тәмамлый (Чаллы шәһәре).

Спорт белән 1986 елда Халык мәгарифе шәһәр идарәсенең Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнә башлый (Чаллы шәһәре); тренерлары – В.И.Аржевитин, А.С.Тюлеманов (1992–1997), М.Н.Чинкин (1998–2008), Г.М.Суворов (2008 елдан). Россия (2003, кыш, каршылыклар белән 2000 м га йөгерүдә, җәй, каршылыклар белән 3000 м га йөгерүдә; 2004, кыш, 1500 м га йөгерүдә, җәй – 5000 м, 2007 –2008; каршылыклар белән 3000 м га йөгерүдә; 2008, кросс 6 км); Мәскәү (2009, каршылыклар белән 3000 м га йөгерүдә); бертуган Знаменскийлар мемориалы чемпионатларында (2007, каршылыклар белән 3000 м га йөгерүдә); «Открытие сезона» (2007, 150 м га йөгерүдә, Мәскәү), «Золотая лига» (2007, каршылыклар белән 3000 м га йөгерүдә, Осло), «Вызов России» (2009, 1500 м га йөгерүдә), Италия (2004) һәм Греция (2007, каршылыклар белән 3000 м га йөгерүдә) халыкара ярышларында җиңүче. Олимпия уеннары (2008, каршылыклар белән 3000 м га 8 мин 58,81 с нәтиҗәсе белән йөгерүдә) чемпионы, рекордчысы; Европа кубогы иясе (2003–2004, 2007, каршылыклар белән 3000 м га йөгерүдә).

Россия чемпионатында көмеш медаль (2007, 5000 м га йөгерүдә), дөнья чемпионатында (2004), халыкара турнирда (2007, каршылыклар белән 3000 м га йөгерүдә, Хорватия) бронза медальләр ала; Олимпия уеннарында катнаша (2004).

2003 елдан Россия җыелма командасы әгъзасы.

2008 елдан Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы органнарында эшли.

Бүләкләре

Дуслык, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары белән бүләкләнә.