- РУС
- ТАТ
Спортчы, тренер (грек-рим көрәше, татар-башкорт спорт көрәше), СССРның спорт остасы (1962), РСФСРның атказанган тренеры (1992, 1978), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1994)
1937 елның 8 апреле, Ярославль өлкәсенең Волгострой шәһәре – 2013 елның 16 июле, Чистай шәһәре.
Казан педагогика институтының физик тәрбия һәм спорт институтын тәмамлый (1970). Таҗикстан ССР (1960–1965), РСФСР һәм СССР халыкларының авыл спартакиадалары (1966) чемпионы.
1962–1965 елларда Республика югары спорт осталыгы мәктәбендә тренер-укытучы (Дүшәнбе шәһәре).
1966–1970 елларда Чистай авыл хуҗалыгы техникумында физик тәрбия укытучысы.
1970–1976 елларда «Урожай» ирекле спорт җәмгыятенең Татарстан өлкә советы тренеры, 1976–1978 елларда югары спорт осталыгы мәктәбендә тренер.
1978–2004 елларда Казан ветеринария медицинасы академиясендә, физик тәрбия кафедрасы мөдире (1996 елга кадәр), кафедра профессоры (1996 елдан).
Татар-башкорт спорт көрәше буенча кагыйдәләр, программалар, дәреслекләр авторы.
1972–1978 елларда татар-башкорт көрәше буенча ТАССР җыелма командасы тренеры, 1980 елда Мәскәүдәге Олимпия уеннарына Дания җыелма командасын әзерләүдә катнаша. Грек-рим һәм татар-башкорт көрәше буенча якынча 40 спорт остасы әзерли. Шәкертләре арасында — А.А.Бозин. 2005 елдан Татарстан Республикасында атказанган тренер А.Шәйхетдинов призына Бөтенроссия турнирлары уздырыла.
ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.