Биографиясе

1986 елның 27 апрелендә Мәскәүдә туган.

Спорт белән 1994 елда «Спартак» олимпия резервындагы махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр мәктәбендә шөгыльләнә башлый (Мәскәү); беренче тренеры – Р.Исламова (әнисе).

1999 елда Валенсия шәһәренә китә (Испания): 2000 елдан теннисчы-профессионал, 2005 елдан Россия җыелма командасы әгъзасы. Россия чемпионатында (1998, 14 яшькә кадәрге теннисчылар арасында ялгыз һәм парлы разрядларда), АКШның ачык чемпионатында (2007, парлы разрядта), «Зур Шлем» – «US Open» (2007, парлы разрядта), Хатын-кызлар теннис ассоциациясенең ялгыз разрядында 11 турнирда, парлы разрядта 8 турнирда (2002, Польша; 2003, Италия; 2005, Франция, Чехия; 2007, Австрия; 2008, Германия, АКШ, Канада, Япония; 2009, Италия, Испания) җиңүче. «Зур Шлем» – «Roland Carros» (2008, 2009), «US Open» (2008), «Australian Open» (2009), Уимблдон (2001, кыз балалар арасында) турнирларында, Франциянең ачык чемпионатында (2008, 2009) финалист. Олимпия уеннарында (2008, ялгыз разрядта) көмеш медальләр ала. Федерация Кубогы иясе (2005, Россиянең милли командасы составында). Ялгыз разрядта «Дөньяның өченче ракеткасы» (2008), 2009 елда Хатын-кызлар теннис ассоциациясе рейтингында 1 нче урынны ала. 2014 елда спорт карьерасын рәсми рәвештә тәмамлый.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнә.

Монте-Карло шәһәрендә (Монако) яши.