Эчтәлек

Биографиясе

1932 елның 7 апреле, Горький өлкәсенең Краснооктябрьск районы Кочки-Пожарки авылы – 1985 елның 23 марты, Мәскәү.

Мәскәү физик культура институтын тәмамлый (1953).

Спорт белән 1947 елда «Труд» ирекле спорт җәмгыятендә шөгыльләнә башлый (Мәскәү, тренеры – А.А.Гордиенко). СССР беренчелегендә (1950, яшүсмерләр арасында), бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивальләрендә (1951, 1953, 1955, 1957) җиңүче, Олимпия уеннары чемпионы (1952), СССР чемпионатында (1951), СССРның шәхси-команда беренчелегендә (1952) бронза медальләр ала, дөнья чемпионы (1953, 68 кг кадәрге үлчәү категориясендә).

1991 елдан Мәскәүдә татар спорт көрәше буенча Ш.С.Сафин истәлегенә Бөтенроссия турниры уздырыла.