Эчтәлек

Биографиясе

1936 елның 25 июнендә Балтач районы Хәсәншәех авылында туган.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1956).

Татарстан республика советының «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятендә тәрбияләнә (тренер – В.И.Коган).

ТАССР чемпионы (1956–1960), РСФСР Халыклары спартакиадаларында бронза медаль ала (1956).

1956 елдан «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятендә тренерлык һәм укыту эшендә; 1961 елдан Казан химия-технология институтында, 1963 елдан Казан югары хәрби инженер-командирлар училищесендә, 1966 елдан Казан югары спорт осталыгы мәктәбендә, 1970–1973 елларда Казан педагогия институтында.

1973 елдан Казан энергетика университетында, физик тәрбия кафедрасы мөдире (1979–2002), профессор (1993 елдан).

Хезмәтләре физик күнегүләр, дәвалау һәм сәламәтләндерү гимнастикасы физиологиясенә карый.