- РУС
- ТАТ
Спортчы, тренер (спорт гимнастикасы), СССРның атказанган спорт остасы (1976 ел), РСФСРның атказанган тренеры (1991 ел)
1952 елның 2 гыйнварында Ташкент шәһәрендә туган.
Үзбәкстан физкультура институтын тәмамлый (Ташкент, 1974 ел). «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятендә тәрбияләнә (Ташкент, тренеры – В.Ф.Аксёнов). СССР (1972 ел, ирекле күнегүләр, бүрәнә; 1973 ел, бүрәнә; 1974 ел, абсолют), дөнья (1974 ел), Олимпия уеннары (1972 ел, 1976 ел, команда беренчелеге) чемпионы; СССР кубогы иясе (1975 ел, күптөр ярыш). СССР (1974 ел, көмеш, бүрәнә; 1973–1975 еллар, көмеш, ирекле күнегүләр; 1975 ел, бронза, бүрәнә), дөнья (1974 ел, бронза, ирекле күнегүләр) чемпионатлары; СССР (1974 ел, бронза; күптөр ярыш), дөнья (1975 ел, көмеш; этелеп сикерү; бронза, күптөр ярыш – брус, бүрәнә, ирекле күнегүләр) кубоклары призеры.
1974 елдан «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятендә (Мәскәү) тренер-укытучы.
Халыклар дуслыгы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
1991 елдан Канадада яши.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.