- РУС
- ТАТ
Спортчы (җиңел атлетика, күптөр көрәш), Россиянең атказанган спорт остасы (2003 ел)
1955 елның 13 мартында Архангельск өлкәсенең Молотовск (хәзер Северодвинск) шәһәрендә туган.
Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый (1979 ел).
Спорт белән 1968 елда шөгыльләнә башлый, тренеры – Ю.М.Красильников. «Буревестник» ирекле спорт җәмгыятендә (Казан) тәрбияләнә.
РСФСР (1972 ел, 1975 ел, 1978 ел, биеклеккә сикерү), РСФСР халыклары спартакиадалары (1975 ел, 1979 ел), СССР (1974 ел, яшүсмерләр, күптөр ярыш; 1977 ел, озынлыкка сикерү) чемпионы, СССР–ГФР матчында җиңүче (1973 ел, яшүсмерләр, күптөр ярыш), СССР җыелма командасы составында Европа кубогы иясе (1977 ел, күптөр ярыш).
СССР чемпионатында (1977 ел, озынлыкка сикерү; 1980 ел, күптөр ярыш), Олимпия уеннарында (1980 ел; күптөр ярыш нәтиҗәсе – 4937 очко, иң кыска вакытлы дөнья рекорды буларак, Гиннесс рекордлар китабына кертелә, 0,4 с дәвам итә) көмеш медаль ала.
СССР рекордсмены (1973 ел, яшүсмерләр, күптөр ярыш, озынлыкка сикерү; 1980, озынлыкка сикерү).
1994 елдан Мәскәүдә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.