Эчтәлек

Биографиясе

1955 елның 4 мартында Питрәч районы Шемёлка авылында туа.

СССР Эчке эшләр министрлыгының С.М.Киров исемендәге Югары хәрби командирлар училищесен тәмамлый (Орджоникидзе шәһәре, 1981).

Спорт белән 1972 елда «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең Татарстан республика советында шөгыльләнә башлый (тренеры В.И.Шабельникова, 1973 елдан — В.Т.Глухих).

СССР (1975–1978) чемпионы, СССР халыклары спартакиадалары (1975) чемпионы; дөнья (1975, 1977 — көмеш), СССР (1974, бронза) чемпионатларында медальләр ала; 1976 елда Олимпия уеннарында (7 нче урын, А-8 РсР) катнаша; СССР кубогы иясе (1974, А-4 РсР), СССР чемпионатында көмеш медаль ала (1981, А-2 РсР).

1973 елдан «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең Татарстан республика советында (1974–1976 елларда ТАССР МС каршында Физик культура һәм спорт комитеты) физик культура буенча инструктор.