Эчтәлек

Биографиясе

1963 елның 20 сентябрендә Чистай районы Наратъелга авылында туа.

Кама политехника институтын тәмамлый (1987).

Профсоюзлар физкультура-спорт җәмгыятендә тәрбияләнә (Чаллы шәһәре), тренерлары — Ф.Ш.Нуретдинов, П.Ф.Литовченко.

Дөнья (1991, 800 м га йөгерүдә), Олимпия уеннары (1992, 4×400 м эстафетада йөгерүдә) чемпионы, СССР Кубогы иясе (1989, 800 м га йөгерүдә).

Игелекле уеннарда (1990), СССР чемпионатында (1990), Олимпия уеннарында (1992), СССР халыклары спартакиадасында (1991, 800 м га йөгерүдә), СССР Кубогы финалында (1990, 600 м га йөгерүдә) көмеш медаль ала. Европа чемпионатында (1990, 800 м га йөгерүдә), Яшьләр уеннарында (1981, 1500 м га йөгерүдә) бронза медаль ала.

1988–1993 елларда СССР, Россия җыелма командалары әгъзасы.

1995–1999 елларда контракт буенча Малайзия җыелма командасы спортчылары белән эшли.

1999 елдан Мәскәүдә яши, «Будь здоров» теннис клубында гомуми физик әзерлек буенча тренер булып эшли.