- РУС
- ТАТ
спортчы, тренер (җиңел атлетика), СССРның спорт остасы (1968, ун төр ярыш), РСФСР, СССРның атказанган тренеры (1990, 1991)
1938 елның 1 ноябре Чистай районы Наратъелга авылында туа.
Казан педагогия институтының физик тәрбия факультетын тәмамлый (1963).
ТАССР чемпионы (1959–1965).
1963–1965 елларда Казан югары хәрби училищесендә физкультура укыта, 1965–1975 елларда югары спорт осталыгы мәктәбендә тренер, бер үк вакытта «Труд» ирекле спорт җәмгыятенең өлкә советында тренер (Курган шәһәре).
1975 елдан Чаллы шәһәрендә: «КамАЗ» СКның 3 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә (1975–1979), «Строитель» стадионында (1979–1981) директор; йортлар төзү комбинатында тренер (1981–1986), педагогика училищесендә физкультура укытучысы (1986–1989), ТАССР физик культура һәм спорт дәүләт комитеты үзәк СКнда тренер-укытучы (1985–1992), Волгоград физик культура институтының Чаллы филиалында укытучы (1992–2004), «Дельфин» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе балаларга өстәмә белем бирү муниципаль учреждениесендә укытучы (2004 елдан).
Шәкертләре — Г.В.Алексанова, М.Балабанова, Л.Ф.Нуретдинова, С.В.Осетрин, О.Н.Шушарина.
Медаль белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.