Эчтәлек

Биографиясе

1974 елның 7 октябрендә Казанда туа.

Спорт белән 1988 елда «Электрон» СКнда шөгыльләнә башлый (Казан).

Россия (1996, 1997, 2004) чемпионы, Россия чемпионатларында көмеш медаль (1999, 2000, 2001, 2002), бронза медаль (1995, 1998), Россия кубогы (2000, 2001) иясе. «КамАЗ» (Чаллы шәһәре, 1992–1994), «Спартак» (Мәскәү, 1995–1997), Локомотив (Мәскәү, 1998–2001, 2003–2004), «Верона» (Италия, 2002), ЦСКА (Мәскәү, 2002), «Салернитана» (Италия, 2003), «Терек» (Грозный, 2005) командаларында уйный.

Тренерлары: И.Я.Гыйбадуллин, О.И.Романцев, Ю.П.Сёмин.

Нигъмәтуллин — Россиянең иң яхшы футболчысы (2001), Россиянең иң яхшы капкачысы (2000, 2001).

Россия җыелма командасы өчен 5 матч уйный. Дөнья чемпионатында катнаша (2002).