Эчтәлек

Биографиясе

1961 елның 15 февралендә Казанда туа.

Волгоград физик культура институтының Казан филиалын тәмамлый (1982).

«Локомотив» ирекле спорт җәмгыятенең 5 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнә (Казан), тренеры — А.Г.Әхмәтов (1970 елдан). РСФСР халыклары спартакиадасы (1975, 1979), СССР халыклары спартакиадасы (1975), СССР беренчелекләре (1971, 1973, мәктәп укучылары арасында; 1975, яшүсмерләр арасында) чемпионы, БДБ чемпионатында (1992, ветераннар арасында), Бөтендөнья тимерьюлчылар берлегенең халыкара ярышларында (1975, 1977) җиңүче.

Ветераннар арасында Европа (1997, 2003, бронза), дөнья (1998, көмеш) чемпионатларында медаль ала. Ветераннар арасында РФ, Россия кубогы чемпионатларында (1992 елдан) берничә тапкыр җиңүче. 72 тапкыр ТАССР, 12 тапкыр РСФСР (100, 200 һәм 400 м лы дистанцияләрдә комплекслы йөзүдә) һәм СССР (1975, 1500 м лы дистанциядә ирекле йөзүдә) рекорды куя.

1982–1988 елларда Волгоград физик культура институтының Казан филиалында, 1989–2005 елларда Казан шәһәре Совет районының «Балалар академиясе» өстәмә белем бирү иҗади реабилитация бүлегендә укыта.

2005 елдан «Планета-Фитнес» спорт-сәламәтләндерү клублары челтәрендә аква-фитнес буенча «мастер +» категорияле хосусый тренер (Казан).

Автор — Р.Р.Мусабәкова