Эчтәлек

СССР, РФ тренерлары (нәфис гимнастика), бертуган Л.Б.Нәҗметдинова, Р.Б.Нәҗметдинова-Ратманская, Ә.Б.Нәҗметдинова, И.Б.Нәҗметдинова.

Нәфис гимнастиканың олимпия спорт төре буларак үсешенә зур өлеш кертәләр.

Нәҗметдинова-Ратманская Розалия Билал кызы (1946 елның 15 ноябре, Свердловск шәһәре) — тренер, СССРның мактаулы спорт остасы (1968), РФнең атказанган тренеры (1997). Свердловск педагогика институтын тәмамлый (1969). Кызлар арасында СССРның берничә тапкыр чемпионы (1962–1963). 1968 елдан балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә (2000 нән балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең балаларга өстәмә белем бирү өлкә дәүләт учреждениесе) тренер-укытучы.

Нәҗметдинова Илмира Билал кызы (1951 елның 8 ноябре, Свердловск шәһәре) — тренер, СССРның спорт остасы (1967), республика категорияле судья (1986). Свердловск педагогика институтын тәмамлый (1973). Бөтенсоюз «Трудовые резервы» ирекле спорт җәмгыяте, РСФСР матч очрашулары, чемпионатлары беренчелекләрендә күп тапкырлар җиңүче һәм медальләр алучы (1965–1973). 1973 елдан нәфис гимнастика буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер-укытучы. «Физик тәрбия һәм спорт отличнигы» билгесе белән бүләкләнә (1995).

Истәлекләре

2003 елда Екатеринбург шәһәре нәфис гимнастика буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең балаларга өстәмә белем бирү өлкә дәүләт учреждениесенә бертуган Нәҗметдиновалар исеме бирелә.

2006 елдан бертуган Нәҗметдиновалар кубогына ачык ярышлар уздырыла.