- РУС
- ТАТ
спортчы, тренер (нәфис гимнастика), СССРның атказанган спорт остасы (1978)
1949 елның 29 апрелендә Сверловск шәһәрендә туа.
Спорт белән 1957 елда шөгыльләнә башлый, «Трудовые резервы» ирекле спорт җәмгыятенең Бөтенсоюз өлкә советы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнә, тренерлары — Л.Б.Нәҗметдинова, 1965 елдан Е.А.Облыгина.
Шәхси күптөр ярышларда: РСФСР беренчелегендә (1969, 1972), РСФСР чемпионатында (1970), социалистик илләрнең халыкара турнирында (1970, ГДР), халыкара очрашуларда (1969, Куба), (1970, ГДР — СССР; «Юрмала Кубогы»), (1971, «Латвия рәссамнары призы») җиңүче; СССР (1970–71), РСФСР (1971) кубоклары иясе.
Шәхси күптөр ярышларда: дөнья беренчелегендә (1969, 1972 — күптөр ярышларның аерым төрләрендә чемпион һәм көмеш медаль), СССР беренчелегендә (1972), халыкара очрашуларда (1971, ГДР — СССР), (1972, Куба — СССР, күптөр ярышларның аерым төрләрендә ике тапкыр) — көмеш приз; РСФСР (1968), СССР (1966, кызлар арасында), 1967, 1970 (күптөр ярышларның аерым төрләрендә чемпион һәм көмеш приз), 1971 (күптөр ярышларның аерым төрләрендә көмеш медаль) беренчелекләрендә, РСФСР (1967), СССР (1968, күптөр ярышларның аерым төрләрендә бронза медаль) чемпионатларында, «Студент трибунасы» кубогында (1969), РСФСР (1968), «Теләктәшлек матчы»нда (1968, Югославия), яшьләр һәм студентларның бөтендөнья чемпионатында (1968, күптөр ярышларның аерым төрләрендә бронза медаль) бронза приз иясе. СССР Кубогында (1969) чемпион һәм бронза медаль иясе (күптөр ярышларның аерым төрләрендә).
1965 елдан Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә (Екатеринбург шәһәре) нәфис гимнастика буенча тренерлык эшендә.
1965–1991 елларда Бөтенсоюз «Трудовые резервы» ирекле спорт җәмгыятенең өлкә советында, 1991–1993 елларда профсоюзларның бөтенсоюз ирекле физкультура-спорт җәмгыятендә, 1993–2000 елларда физкультура һәм спорт өлкә комитетында, 2000 елдан нәфис гимнастика балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең балаларга өстәмә белем бирү өлкә дәүләт учреждениесендә (2003 елдан бертуган Нәҗметдиновалар исемендә) тренер.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.