Биографиясе

1939 елның 26 сентябре, Кама-Тамагы районы Олы Кариле авылы – 2014 елның 18 июле, Казан.

Казан педагогия институтының физик тәрбия һәм спорт факультетын тәмамлый (1961). 1956–1958 елларда Олы Карамалы урта мәктәбендә, 1960–1962 елларда Казанның 80 нче мәктәбендә физкультура укыта.

1964–1968, 1974–1983 елларда Казан университетында укыта.

1968–1974 елларда «Буревестник» ирекле спорт җәмгыятьнең Татарстан советы рәисе.

1983–2001 елларда ТРның Физик культура, спорт һәм туризм дәүләт комитеты рәисе.

2001 елдан РФ Велосипед спорты федерациясе вице-президенты (Мәскәү).

2007 елдан ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе киңәшчесе.

Шәкертләре арасында җиңел атлетика буенча РСФСР, СССР, Европа беренчелекләрендә медаль алучылар һәм чемпионнар В.А.Голованов, И.Доникевич, Л.В.Касатова, Р.И.Кашапов, Е.С.Мөхәммәтҗанова, Х.М.Салихов, В.Смелова бар.

Бүләкләре

«Россиядә физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнә.

Истәлеге

2004 елдан Кама Тамагы районында ел саен Мортазин призына көрәш буенча республика турниры уздырыла.