- РУС
- ТАТ
спортчы (парашют спорты), СССРның халыкара класслы спорт остасы (1976)
1947 елның 13 мартында Югары Ослан районы Печищи авылында туа.
Спорт белән 1968 елда Казан аэроклубында (тренер О.Н.Рущупкин) шөгыльләнә башлый.
Молдавия ССР (1973), СССР һава-десант гаскәрләре (1973), СССР һава һөҗүменә каршы гаскәрләр (1976, 1978, 1982–1983), СССР Кораллы көчләре (1978), дуслык армияләре спорт клублары Кубоклары беренчелекләре (1977–1978, команда беренчелегенә), РСФСР (1987, Ветераннар арасында һава акробатикасы буенча) чемпионы. Дус армияләр спорт клублары кубогына ярышларда медальләр ала (1977, көмеш — һава акробатикасы буенча, бронза — шәхси беренчелектә).
Мельников һава акробатикасы һәм җиргә төгәл төшү буенча (көндезге һәм төнге) 8 меңнән артык сикереш ясый.
Дөнья рекордсмены (1977, 1980). 1983–1986 елларда Новосибирск шәһәре һава һөҗүменә каршы гаскәрләр командасы тренеры, 1986–1998 елларда ТР Эчке эшләр министрлыгы органнарында хезмәт итә.
Медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.