Эчтәлек

Биографиясе

1952 елның 20 гыйнварында Казанда туа.

Волгоград физик культура институтының Казан филиалын тәмамлый (1983). Спорт белән 1964 елдан «Стрела» (Казан) спорт җәмгыятендә шөгыльләнә башлый. СССР (1975, «Крылья Советов» командасы составында, Мәскәү), ветераннар арасында дөнья (2002–2004, «Ак Барс» командасы составында, Казан) чемпионатларында көмеш медальләр ала.

1968–1971, 1973–1974, 1976–1985 елларда Урицкий исемендәге СК командасында (Казан), 1971–1972 елларда Армия СК да (Куйбышев шәһәре), 1972–1973 елларда Армия СК да (Ленинград), 1974–1976 елларда «Крылья Советов» (Мәскәү) командасында уйный.

1975 елда Канада профессионаллары белән суперсерияләр очрашуларында катнаша («Крылья Советов» командасы составында, Мәскәү). Иң яхшы һөҗүмче (спорт осталары командалары уеннарында 687 алка кертә).

1985 елдан «Урицкий» исемендәге СК, 1991 елдан «Итиль», 1995 елдан «Ак Барс-2» (Казан) командалары тренеры.