- РУС
- ТАТ
спортчы (ирекле көрәш), СССРның халыкара класслы спорт остасы (1967), халыкара категорияле судья (1990), ТРның атказанган физик культура хезмәткәре (1994)
1944 елның 30 мартында Казанда туа.
1971 елда Югары тренерлар мәктәбен (Мәскәү өлкәсенең Малаховка шәһәре), 1980 елда Казан педагогия институтын тәмамлый.
Спорт белән 1960 елдан «Динамо» спорт җәмгыятендә шөгыльләнә башлый; тренерлары — В.В.Нелюбин (1960–1961), Р.А.Азизов (1961–1963), А.Ш.Шәйхетдинов, С.А.Преображенский (1963–1975).
1975 елдан М.Н.Чистяков исемендәге Казан югары артиллерия командирлары училищесендә укыта.
«Динамо»ның Россия советы (1961), СССР (1968, 1970, 1972), РСФСР халыклары спартакиадалары (1967), Дус халыклар армияләре комитетлары спартакиадалары (1967, 1969, 1971, 1973) чемпионы, Дөнья кубогы (1973) иясе. СССР (1961, яшүсмерләр), Европа (1970) чемпионатларында көмеш медальләр ала.
«РФдә Олимпия хәрәкәтен үстерүдәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнә (2004).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.