Эчтәлек

Биографиясе

1953 елның 27 ноябрендә Арча районы Байкал авылында туа.

«Труд» ирекле спорт җәмгыятендә тәрбияләнә (Казан).

Волгоград физик культура институтының Казан филиалын тәмамлый (1979). ТАССР (1972, 1974–1978, 1981–1983, 1978, 1980, дзюдо), «Труд» ирекле спорт җәмгыятенең Үзәк советы (1973), «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең Үзәк советы (1978), «Буревестник» ирекле спорт җәмгыятенең Россия советы (1977), РСФСР халыклары спартакиадасы (Идел буе зонасы, 1982), СССР (1982), дөнья, спорт осталары арасында (1983), Советлар Союзы Герое Н.Липатов исемендәге Бөтенсоюз турнирында (1974, самбо) чемпион. Самбо буенча ТАССР (1971, 1975, көмеш), РСФСР (1982, көмеш; 1977, бронза), дөнья (1982, көмеш) чемпионатларында, СССР Кубогы ярышларында (1982, көмеш), РСФСР халыклары спартакиадасында (Идел буе зонасы, 1978, бронза) медальләр ала.

1979–1983 елларда Казан «Органик синтез» ҖБнең Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер-укытучы.

1983–1988 елларда ТАССР Эчке эшләр министрлыгы системасында.

1988 елдан Казанның төрле оешмаларында административ-хуҗалык эшендә.