Биографиясе

1934 елның 8 июле, хәзерге Владимир өлкәсенең Уршель поселогы —1973 елның 30 ноябре, Казан.

Казан авиация институтын тәмамлый (1963).

«Буревестник» ирекле спорт җәмгыятендә тәрбияләнә (Казан), тренеры — В.А.Павлов.

Дуслык кубогы ярышларында җиңүче (1959–1960, 1962), СССР (1960), Европа (1960–1963), Олимпия уеннары (1960), дөнья (1961–1963) чемпионы.

1958–1965 елларда ярым уртача авырлыкта (75 кг га кадәр) 14 дөнья рекорды куя.

1958–1968 елларда «Буревестник» ирекле спорт җәмгыятенең Татарстан советында өлкән тренер, 1968–1971 елларда Казан югары спорт осталыгы мәктәбендә тренер.

1971–1973 елларда Хисаплау техникасын гамәлгә кертү буенча фәнни-тикшеренү институтында инженер.

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казан техник университетының бер бинасына (Ирек мәйданы) Курыновка мемориаль такта куела.

1975 елдан Казанда ел саен Курынов истәлегенә авыр атлетика буенча халыкара ярышлар уздырыла.