Эчтәлек

Биографиясе

1933 елның 7 феврале, Казан — 1998 елның 3 ноябре, шунда ук.

Казан педагогия институтының физик тәрбия факультетын тәмамлый (1955). 1958–1993 елларда 2 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә өлкән тренер, бер үк вакытта, 1982–1988 елларда ТАССР Җиңел атлетика федерациясе рәисе, 1973–1982 елларда СССР Җиңел атлетика федерациясе әгъзасы.

1971–1982 елларда СССР җыелма командаларының өлкән тренеры.

1973–1998 елларда РСФСР судьялар коллегиясе әгъзасы.

1994 елдан Олимпия резервы 3 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә (Казан) тренер.

Шәкертләре арасында — РСФСР, СССР чемпионатларында, Олимпия уеннарында җиңүче, медаль алучы һәм рекордчылар В.Данилов, Р.Р.Кадыйрова, О.М.Рукавишникова, Җ.Л.Хайкина, В.И.Юдинцев.