Биографиясе

Татарстанда физик культура һәм спортны оештыручыларның берсе.

1927 елның 13 гыйнвары, хәзерге Киров өлкәсенең Малмыж районы Калинино авылы — 1998 елның 1 декабре, Казан.

Казан педагогия институтының тарих факультетын (1949), шулай ук физик тәрбия һәм спорт факультетын (1953) тәмамлый.

Казанышлары

РСФСР (1946, яшүсмерләр арасында, ядрә ыргыту), (1946–1950, ун төр ярыш) чемпионы; СССР (1946, көмеш, яшүсмерләр арасында, ядрә, граната ыргыту), (1952, көмеш, ун төр ярыш), РСФСР (1947, бронза, волейбол), (1963, көмеш, кышкы күп төр ярыш) чемпионатларында, РСФСР халыклары спартакиадаларында (1956, 1959, бронза, ун төр ярыш) медальләр ала. РСФСР җыелма командасы (1947–1950, волейбол) әгъзасы. Җиңел атлетика төрләре буенча (биш-, ун төр ярыш; диск, сөңге, граната ыргыту; озынлыкка сикерү, колга белән сикерү, өчләтә сикереш; эстафеталар — 4×100 м, 4×400 м) берничә тапкыр Казан, ТАССР, РСФСР рекордчысы. 1953–1980 елларда Казан педагогия институтының спорт уеннары кафедрасы мөдире, 1981–1991 елларда физик тәрбия һәм спорт кафедрасы мөдире, 1991–1993 елларда Казан финанс-икътисад институтының сәламәтләндерү үзәге мөдире; 1993–1995 елларда ТР Волейбол федерациясе инструкторы.

ТАССРның спорт журналистлары конкурсы лауреаты (1976).

ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы, медальләр белән бүләкләнә.