Биографиясе

1961 елның 23 июле, Свердловск шәһәре — 1997 елның 21 мае, Макалу тау массивы — Һималай, Кхумбу районы, Непал һәм Кытай чиге.

Урал политехник институтын тәмамлый (1984).

СССР (1989, Биткай түбәсе, 5986 м, югары-техник класста), РСФСР (1989, 4810 тау түбәсе, Крицука маршруты, техник класста), Россия (1995, Барунтзе түбәсе, 7220 м) чемпионы. РСФСР (1988, 26 Баку комиссарлары түбәсе, 6834 м, югары класста; 1990, Чапдар биеклеге, 5050 м, техник класста), Россия (1994, Хан-Тәңре түбәсе, 6995 м) чемпионатларында көмеш медаль, РСФСР чемпионатында (1988, Асан түбәсе, 4230 м, кыя тау классында) бронза медаль ала.

Хәбибуллин 5Б һәм аннан да югарырак категориядә якынча 30 тапкыр күтәрелә. Алар исәбендә: 1990 — Корженевский түбәсе (7105 м), Коммунизм түбәсе (7495 м), 1991–1992 — Хан-Тәңре түбәсе (6995 м), 1993 — 4810 тау түбәсе, 1994 — Пти-Дрю түбәсе (Америка диретрисимасы, 6Б, 3733 м), 1996 — Ирекле Корея түбәсе (4740 м).

Россиянең иң яхшы альпинисты (1997, биеклек классында). «Алтын бозкискеч» призы иясе (1997).

1984–1988 елларда Свердловск кирпеч заводында инженер-механик, 1988–1993 елларда «Высотник» кооперативы хезмәткәре, 1993 елдан «Крокус» АҖ дә баш инженер, Екатеринбургның «Манарага» фирмасында менеджер.

Истәлеге

1997 елда Екатеринбургның Широкореченский зиратында кенотаф (символик төрбә) урнаштырылган.

Батырлык ордены белән бүләкләнә (үлгәннән соң).