Эчтәлек

Биографиясе

1927 елның 28 марты, Киров өлкәсенең Медянский районы Евсино авылы – 1991 елның 10 мае, Казан.

Уфа физик культура техникумын тәмамлый (1966 ел).

ТАССР, РСФСР, СССР җыелма командалары тренеры: «Спартак» (1960–1962, 1963–1967 еллар), «Зенит» (1962–1963 еллар) ирекле спорт җәмгыятьләрендә, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятендә (1969–1970, 1988–1991 еллар), республиканың югары спорт осталыгы мәктәбендә (1967–1969, 1970–1988 еллар) эшли.

Шәкертләре арасында – РСФСР, СССР, Европа, дөнья чемпионатларында катнашып, төрле дәрәҗәдәге бүләкләр алган спортчылар Г.Т.Московский, А.В.Плюшкин, В.Ф.Потапов, Е.Г.Янковский, тренерлар В.А.Гоголин, С.М.Ульянов.