- РУС
- ТАТ
спортчы (авиамодель спорты), СССРның халыкара класслы спорт остасы (1982)
1961 елның 15 июнендә Казанда туган.
Казан авиация институтын тәмамлый (1985).
Россия (1987–1989, 1991), СССР (1988), Европа (1994), дөнья (1995, 1999) чемпионы.
Беренче бөтендөнья һава уеннарында көмеш медаль ала (1997), СССР, Россия кубокларына үткәрелгән ярышларда, Дөнья кубогы этапларында шәхси һәм команда беренчелегендә күп тапкырлар алдынгы урыннарны ала.
1985 елдан Казан техник университетында инженер.
Шәкертләре арасында Европа (1992, 1994) һәм дөнья (1995, 1999) чемпионы А.Д.Хребтов бар.
Дөнья кубогына ярышларда халыкара жюри составында судьялык итүдә катнаша (Бельгия, 1999).
Икенче дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.