- РУС
- ТАТ
спортчы, тренер (грек-рим көрәше), Россиянең атказанган спорт остасы (2003)
1953 елның 3 гыйнварында Мамадыш районы Бөрсет авылында туган.
Казан ветеринария институтын тәмамлый (1981).
М.М.Сәхәбетдиновның («Урожай» ирекле спорт җәмгыяте) шәкерте.
СССР чемпионатларында бронза (1976–1979), көмеш (1980), алтын (1981) медальләр ала. Иң җиңел һәм җиңел үлчәүләрдә Профсоюз спортчылары арасындагы бәйгедә дөнья (1981), Бөтендөнья универсиадасында (1977) җиңүче, Европа чемпионатында көмеш (1977–1978), бронза (1979) медальләр яулый.
1983–1986 елларда ТАССРның Спорт һәм туристлык дәүләт комитеты үзәк спорт клубында өлкән тренер.
1986 елдан Казан ветеринария медицинасы академиясендә физик тәрбия кафедрасы укытучысы, 2004 елдан кафедрасы мөдире.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.