- РУС
- ТАТ
Ренат Гайсә улы Биккинин. Спортчы, (грек-рим көрәше), Россиянең халыкара класслы спорт остасы (2000)
1979 елның 9 мартында Саранск шәһәрендә туган.
РФнең атказанган тренерлары В.Ф.Зотов һәм А.П.Таракановның шәкерте. Мордва университетының география факультетын тәмамлый (2001).
Шәхси беренчелектә Дөнья кубогы (2001); Европа кубогы (2002), Россия кубогы (2003); халыкара турнирларда (2000, «Ралусалу истәлегенә», Эстония; 2000, «Хапаранды кубогы», Швеция; 2001, Румыния) җиңүче. Студентларның дөнья беренчелегендә (2000, Токио); И.Поддубный исемендәге халыкара турнирда (2001, Мәскәү) көмеш медаль ала.
1997 елдан Саранск шәһәренең балалар, яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.