1947 елның 28 гыйнвары, Казан шәһәре – 2022 елның 17 декабре, шунда ук.

«Трудовые резервы» ирекле спорт җәмгыятендә тәрбияләнә. ТАССР чемпионы (1968), СССР кубогы иясе (1970), СССР чемпионатында көмеш медаль ала (1971). 1988–1991 елларда СССР җыелма командасында тренер.

Шәкертләре арасында: К.Цзю – Европа чемпионы (1989, 1991), дөнья чемпионы (1991); Е.Белоусов – Европа чемпионы (1991).

1994 елдан илнең бокс федерациясе каршында тренер, 1997 елдан Чаллы шәһәрендәге физкультураны үстерү буенча региональ үзәктә өлкән тренер.