1935 елның 20 августында Якутск шәһәрендә туган.

Казан педагогия институтының физик тәрбия һәм спорт факультетын тәмамлый (1961).

СССР чемпионатларында (1965–1985), Бөтендөнья Универсиадасында (1973), Олимпия уеннарында (1980) судьялык итүдә катнаша. 1961–1968 елларда Ленин районының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә өлкән тренер; 1968–1970 елларда Волгоград шәһәренең «Динамо» командасы тренеры (1969 елда СССР чемпионатының 1 нче төркемендәге командалар арасында көмеш медаль ала), 1970–1978 елларда Казанның «Университет» ирләр командасында өлкән тренер (1972 елда РСФСР кубогына ярышларда көмеш медаль ала).

1964–1980 елларда ТАССР (1964–1965 елларда СССР беренчелегендә җиңүче һәм алгы урын алучылар), РСФСР (1965, 1967, 1972, 1976, 1978 елларда мәктәп укучыларының Бөтенсоюз Спартакиадасында җиңүче һәм алгы урын алучылар) яшүсмерләр җыелма командалары белән эшләргә чакырыла.

1978–1990 елларда Казан университетында укыта. 1990–1993 елларда «Уникс» командасының өлкән тренеры. 1993 елдан ТР Физик культура, спорт һәм туристлык дәүләт комитетының үзәк Спорт клубында (ЦСК) төп белгеч.