1954 елның 15 июнендә Казанда туган.

Волгоград физик культура институтын тәмамлый (1992). Спорт белән «Ракета» спорт клубында тренер Җ.Б.Гафиатуллинда шөгыльләнә башлый (Казан). 1977–1978 елларда шунда ук ирекле көрәш буенча тренер.

1978 елдан Профсоюзлар ирекле спорт җәмгыятенең Тукай район советында ирекле көрәш буенча тренер (1982 елга кадәр), 1982 елдан Чаллы шәһәренең балалар иҗаты үзәгендә.

1989 елдан СССР, Россия җыелма командаларында тренер-массажчы.