1932 елның 28 октябрендә Свердловск шәһәрендә туган.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1953). 1960 елдан тренерлык эшендә, Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә йөзү буенча өлкән тренер (1967–1977), «Труд» ирекле спорт җәмгыятендә һәм Профсоюзлар спорт җәмгыятендә (1977–1992), бер үк вакытта 1960–1980 елларда ТАССР, РСФСР, СССР җыелма командаларында тренер.

Шәкертләре арасында – И.А.Нечаева.