- РУС
- ТАТ
1) Борынгы Грециядә грекларның гомуми бәйрәмнәре һәм ярышлары. 2) Борынгы грек Олимпия уеннары үрнәгендәге бөтендөнья спорт ярышлары 4 елга бер тапкыр уздырыла (кышкы һәм җәйге)
Олимпия уеннары башлангычын, үткәрү урынын һәм вакытын Олимпиядә — б.э.к. 776 ел элек булган дип санау кабул ителгән. 394 елда Рим императоры Феодосий I нең Декреты белән Олимпия уеннары уздыру мәҗүсилек традициясе буларак туктатыла.
1894 елның 16 июнендә Сорбонна университетында (Париж) узган халыкара конгресста Халыкара олимпия комитеты (ХОК) оештырыла. Аның беренче президенты грек шагыйре Деметриос Викелас, генераль секретаре — француз бароны Пьер де Кубертен (1896–1925 елларда ХОК президенты) була.
Беренче Олимпия уеннары (җәйге) 1896 елның 6–15 апрелендә Афинада (Греция), кышкысы 1924 елның 25 гыйнвары — 5 февралендә Шамони шәһәрендә (Франция) уздырыла.
Россия спортчылары Олимпия уеннарында беренче тапкыр 1908 һәм 1912 елларда катнашалар, 7 медаль, шул исәптән 1 алтын медаль алалар (Н.А.Панин-Коломенкин, тимераякта фигуралы шуу).
Беренче тапкыр рәсми команда булып, СССР спортчылары — җәйге Олимпия уеннарында 1952 елда (Хельсинки, Финляндия) һәм кышкы Олимпия уеннарында 1956 елда (Кортина-д’Ампеццо шәһәре, Италия); РФ спортчылары 1994 елда (Лиллехаммер шәһәре, Норвегия) һәм 1996 елда (җәйге, Атланта, АКШ) Олимпия уеннарында катнаша.
Татарстан спортчылары Олимпия уеннарында 1952 елдан катнаша. Олимпия уеннарында катнашучылар: Н.С.Тетёркин һәм И.Л.Феоктистов (1952), С.М.Абрамов (1994), Л.А.Аверьянова (1988), Н.С.Апалинов (2012 — алтын), Н.К.Афанасьев (1996), Ю.В.Бережко (2012 — алтын), Г.И.Бухарин (1956 — бронза), А.А.Волков (2012 — алтын), Е.Г.Волкова (2008 — бронза), О.Б.Вощакина (1988, 1992), З.Р.Гарипова (1996), К.Ю.Гафурҗанова (2012 — көмеш), Н.Ф.Гыйләҗева (1976 — алтын, 1980 — көмеш), О.В.Данилова (1992, 1994, 2002), А.Ю.Деманов (2012), А.Денисенко (2012 — бронза), С.А.Дёмина (1996, 2000 — көмеш, 2004, 2008), А.А.Доценко (2014), А.Н.Егорчев (2004 — бронза), Г.Е.Еврюжихин (1972 — бронза), Ю.М.Зарипова (2012 — алтын), А.В.Зацепин (2004), И.Х.Зиннуров (2000 — көмеш, 2004 — бронза), Д.В.Капустин (2000 — бронза), Р.И.Кашапов (1988), А.В.Казаков (2000 — көмеш, 2004 — бронза), О.Н.Князева (1976 — алтын), Н.А.Колесников (1976 — алтын), А.Н.Колесникова (2000 — көмеш), В.М.Колотов (1972, 1976 — бронза), А.Б.Косарев (2008 — бронза), А.П.Курынов (1960 — алтын), Л.И.Логинова (1980 — алтын), Я.В.Мартынова (2004, 2008, 2012), А.В.Мастров (2000), Е.С.Мигунова (2008 — көмеш), М.М.Михайлов (2012 — алтын), В.А.Мосин (2004, 2008, 2012 — бронза), Н.Г.Наговицин (1976), Н.Г.Нәбиев (2010, 2014), В.Г.Никонова (1976 — алтын), Л.Ф.Нуретдинова (1992 — алтын), А.А.Обмочаев (2012 — алтын), И.А.Панин (2014), А.В.Плюшкин (1976), В.Ф.Потапов (1976), Н.А.Петрушин (1998), И.И.Радугин (2004), О.М.Рукавишникова (1980 — көмеш), Р.И.Сафин (1972 — алтын), Г.И.Сәмитова (2004, 2008 — алтын, 2012), Ф.П.Симашев (1972 — алтын, көмеш), О.В.Смирнова (2004), Ф.Р.Солтанова (1996), С.Ю.Тетюхин (2008 — бронза), С.Ф.Тимофеев (1976), А.В.Устинов (1996), И.С.Утробин (1964 — бронза), Э.Р.Хәсәнова (2008, 2012 — алтын), Д.В.Шкурихина (2008 — алтын), Н.С.Шукова (2014).
Россиянең башка регионнарында яшәүче, Олимпия уеннарында медальләр алган татарлар: А.Д.Альметов, З.Х.Билалетдинов, М.Ганиев, Р.А.Гатауллин, М.Г.Девятьяров, Р.Н.Ерошина, А.М.Кабаева, У.А.Мәүлиханов, Ф.А.Мостафин, Л.Мостафина, Э.Ф.Саади, Ш.А.Сабиров, Р.Г.Салихова, Ш.С.Сафин, Д.М.Сафина, К.М.Фаткуллин, Ш.Ш.Хисаметдинов.
2014 елга Олимпия уеннарына республикадан барысы 95 спортчы җибәрелә; 52 медаль алалар: 24 алтын, 12 көмеш, 16 бронза медаль.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.