1963 елда «Түбәнкаманефтехим» ҖБ (Түбән Кама шәһәре) каршында оештырыла.

1991 елдан шул ук исемдәге футбол клубы командасы республика ярышларында (1968–1991), СССР (1991, 2 нче лига), Россия (1992, 1999–2000, 2005 елдан, 2 нче лига, дивизион; 1993–1998, 2001–2004, 1 нче лига, дивизион) беренчелекләрендә катнаша.

Клубның президентлары: Р.Т.Шияпов (1991–1992), Н.Н.Гыйззәтуллин (1992 елдан). Спорт казанышлары: «Россия футболы» (1990) турнирында, 2 нче дивизион командалары арасында Россия беренчелекләрендә (1992, 2000) җиңүче, 1 нче лигада 6 нчы урын (1994), ТР Кубогы иясе (1997, мастер командалар арасында).

Баш тренерлары: В.А.Морозов (1991–1992, 2001–2002), В.Муханов (1992), Г.А.Сарычев (1993–1996, 1998), В.П.Антихович (1996–1997), А.Д.Афонин (1997), Б.А.Синицын (1998), И.Н.Буталий (1999–2001), В.Н.Пачко (2003–2004), А.Ю.Ефремов (2004), В.Я.Клонцак (2004 елдан). Иң яхшы спортчылар: А.Әхмәтгалиев, И.Әхмәтҗанов, С.Будылин, Е.Ефремов, А.Ситчихин, Р.Фәхретдинов.