Гомуми мәгълүмат

Волгоград өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1941 елда оештырыла. Мәйданы 12 420 кв.км. Үзәге – Палласовка шәһәре.

Халкы – 41153 кеше (2016 ел). Татарлар – 848 кеше (2010 ел), район территориясендә аерым төркемнәр булып яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Татар үзешчән башкаручылары ел саен районда үткәрелә торган «Дуслык тәкыясы», «Россия чишмәләре», «Бердәм гаиләдә», «Эльтон – Алтын күл» фестивальләрендә катнашалар. Фестивальләрдә татар мәдәнияте: биюләр, халык җырлары, инструменталь башкару, шулай ук татар халкының көнкүреш тормышы милли халык ашлары, йорт кирәк-яраклары, шулай ук үз куллары белән ясаган һәм борынгы бабалардан сакланып калган әйберләр куелган татар утары инсталляциясе аша бөтен байлыгы һәм милли колориты белән күрсәтелә.

Утарны оештыруда районның төрле авыл җирлекләреннән (Кайсацкое, Кызыл Октябрь, Ромашкино һ.б.) татарлар катнаша.

Күренекле кешеләре

Дан орденының тулы кавалеры А.И.Едиханов, физика-математика фәннәре докторы Г.Ш. Әминов (Савинка авылы); язучы, төбәк тарихын өйрәнүче С.С.Тахтаров; шагыйрә Р.М.Цораева (Палласовка шәһәре) тормышлары һәм эшчәнлекләре шушы район белән бәйләнгән.