Гомуми мәгълүмат

Удмурт Республикасының төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1929 елда оештырыла. Мәйданы – 1020 кв.км. Үзәге – Юкамен авылы (Ижевск шәһәреннән 177 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 9050 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 1811 кеше (2002 елда – 1691 кеше).

Татарлар, тупланып, Атабай, Мөрсәлим, Засеково, Иманай, Кесшур, Кече Вениж, Одинцы, Палагай, Починки, Тегермән, Шәфи авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясендә татарлар XVII йөздә урнаша башлыйлар. Татарларның төп шөгыле – сөрүлекле игенчелек. Көтүлекле-аранлы терлекчелек һәм шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясе эшләп чыгару белән бәйле кәсепләр (киез итек басу һәм йон тетү, җитен эшкәртү, киндер туку, чабата үрү, агач эшкәртү) ярдәмчел роль уйный. Татарларның бер өлеше Пермь губернасында, Вятка губернасының Сарапул өязендәге аракы заводларында эшли, олаучылык белән шөгыльләнә.

1917 елда татарлар Вятка губернасының Глазов өязендәге егерме ике торак пунктында, шул исәптән Ёжово волостеның – унбер, Юма волостеның – ун, Сюрзянь волостеның бер авылында яшиләр. Юкамен районының тугыз авылында татарлар гына, унөчендә катнаш халык: унысында – татарлар, бисермәннәр, икесендә – татарлар, удмуртлар, берсендә татарлар, бисермәннәр һәм руслар яши.

1744 елда беренче тапкыр район территориясендәге мәчетләр (Починки авылы) телгә алына, 1826 елда ике җамигъ мәчет эшли (Палагай һәм Починки авылларында), 1891–1901 елларда тагын ике мәчет (Мөрсәлим һәм Шәфи авылларында), 1907 елда дүрт мәчет (Засеково, Кесшур, Кече Вениж, Тегермән авылларында) ачыла. 1917 елда хәзерге Юкамен районы территориясендә сигез мәчет һәм биш мөселман гыйбадәтханәсе (1930 елларның беренче яртысында ябылалар) була, барлык мәчетләр каршында мәктәпләр эшли.

1914 елда Палагай авылында рус-татар мәктәбе ачыла (соңрак Починки авылына күчерелә).

1929 елда Юкамен районы оештырылганда аңа Вотяк автономияле өлкәсендәге Ёжово (7), Святогорск (3), Юкамен (9) волостьларының унтугыз торак пункты керә.

1950 елларга кадәр Палагай авылында тулы булмаган урта татар мәктәбе, Засеково, Иманай, Кесшур, Кече Вениж, Починки, Тегермән, Шәфи авылларында башлангыч татар мәктәпләре эшли.

1980 еллар башында Югары Солшур һәм Мавлеево, шулай ук Зяглуд һәм Юнусенки, (соңгы ике авыл халкы яшәүчеләре булмаган рус авылы – Одинцыга күченә) авыллары юкка чыга, Кече Палагай һәм Зур Палагай авыллары Палагай авылына берләшә.

Засеково, Палагай, Починки авыллары мәктәпләрендә татар теле предмет буларак өйрәнелә. Засеково, Палагай, Починки авыллары мәдәният йортлары каршында – фольклор коллективлары, Починки һәм Тегермән авылларында мәчет эшли; Юкамен авылында мәчет төзелә.

Күренекле кешеләре

Журналист, тәрҗемәче Р.А.Сәгъдиевнең тормышы Юкамен районы белән бәйле.