Гомуми мәгълүмат

Удмурт Республикасының үзәк өлешендә урнашкан. 1929 елда оештырыла. Мәйданы – 1778,4 кв.км. Үзәге – Якшур-Бодья авылы (Ижевск шәһәреннән 42 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 21514 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 382 кеше (1970 елда – 476, 1979 елда – 438, 1989 елда – 471, 2002 елда – 432 кеше). Алар, нигездә, Лынга (2002 елда – 129 кеше), Чур (123), Якшур-Бодья (83) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясенә татарларның күпләп күченүе 1930 еллардагы Совет хакимиятенең динне һәм кулакларны бетерү сәясәте белән бәйле. Миграциянең икенче дулкыны 1950 – 1970 елларда райондагы урман сәнәгате үсеше белән бәйле.

Татар мәдәнияте җәмгыяте эшли (2006 елдан), ел саен район Сабан туе уздырыла.