Гомуми мәгълүмат

Ижевск шәһәреннән 62 км төньяк-көнчыгыштарак, Вотка елгасы (Кама бассейны) буенда урнашкан.

Халкы – 98222 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2015 елда – 3175 кеше (1959 елда – 4 мең, 1970 елда – 4,04 мең, 1979 һәм 1989 елларда 3,9 мең, 2002 елда – 3683, 2010 елда – 3171 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

Татарлар Воткинск шәһәрендә 1750–1760 елларда яши башлыйлар. Башлыча, алар Казан һәм Оренбург губерналарыннан (хәзерге Татарстан Республикасының Әлмәт, Алабуга, Зәй, Түбән Кама, Тукай районнары территориясе) чыккан, Воткинск тимер эшкәртү заводына беркетелгән крәстияннәр була.

Шәһәрдә «Дуслык» ансамбле (1989 елдан, җитәкчесе – З.А.Селезнёва) һәм «Тургай» татар җыры халык ансамбле (1992 елдан; 2008 елдан халык исемен йөртә, җитәкчесе – Г.З.Исхакова), Татар иҗтимагый үзәге (1993 елдан, җитәкчеләре – Г.С.Дебирдиева, Ф.В.Камалиев), Воткинск шәһәре татарлары мәдәни автономиясе (2011 елдан, рәисләре – Җ.Р.Галиева, Р.М.Фәтхуллин), татар яшьләренең «Иман» Воткинск бүлекчәсе (2006 елдан, рәисләре – А.Ш.Газимзянов, А.Р.Измайлова, А.Д.Сәлимов) эшли. Сабан туе бәйрәме, татар җырлары һәм биюләре фестивальләре үткәрелә.

Кырык икенче балалар бакчасы һәм уникенче мәктәп җирлегендә татар халкы телен, йолаларын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү төркемнәре һәм сыйныфлары оештырылган.

Шәһәр мәчете (архитектура истәлеге) каршында ислам нигезләрен һәм гарәп графикасын өйрәнү якшәмбе мәктәбе эшли.

Воткинск шәһәрендә узган П.И.Чайковский исемендәге музыка фестивалендә берничә тапкыр Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры катнаша.

Күренекле кешеләре

Воткинск шәһәрендә:

  • Хезмәт Герое З.С.Рәхмәтуллин,
  • СССР Дәүләт бүләге лауреаты М.Ф.Галәветдинов,
  • Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты Ф.Ш.Шакиров,
  • геологияминералогия фәннәре докторы Т.З.Лытина, икътисад фәннәре докторы Ш.Ш.Губаев туган.

Социалистик Хезмәт Герое Н.Т.Абдуллин Воткинск машиналар төзү техникумын тәмамлаган.