Гомуми мәгълүмат

Удмурт Республикасының көньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 1878 кв.км. Үзәге – Сигаево авылы (Ижевск шәһәреннән 66 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 24181 (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 1285 кеше. Алар, нигездә, Сигаево (409), Уральское (279), Северное (205), Дулесово авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Районда ике: «Чишмә» (2002 елдан, Уральское авылы) һәм «Дуслык» (2007 елдан, Дулесово авылы) татар мәдәнияте үзәге бар.

2000 елда Дулесово авылы «Дуслык» мәдәният йорты каршында «Сандугач» татар ансамбле оештырыла, татар гаиләсенең көнкүреш тормышын чагылдырган бүлмә булдырыла, анда татар туен уздыру турында материал тупланган. Районда ел саен Корбан бәйрәме, Сабан туе һәм Ураза бәйрәме, Татар мәдәнияте көне үткәрелә.