Гомуми мәгълүмат

Ижевск шәһәреннән 66 км ераклыкта урнашкан. 1596 елдан ныгытма буларак билгеле.

Халкы – 99213 (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 8501 кеше (1989 елда – 9845, 2002 елда – 9462 кеше).

Татар җәмгыяте тормышы

XV–XVI йөзләрдә Казан ханлыгы чорында хәзерге Сарапул шәһәре территориясендә һәм аның янында татар авыллары була. 1880 елларда Вятка, Казан, Самара һәм Уфа губерналарыннан күчеп утыручылар исәбенә шәһәрдәге татар халкы саны арта.

XX йөз башында мөселман китапханәсе, ирләр һәм хатын-кызлар өчен мәктәпләр ачыла, 1909 елда Вятка губернасында беренче Мөселман җәмгыяте оештырыла, гыйбадәтханә, бертуган Кәримовларның китап сату ширкәтенең филиалы эшли.

1911–1912 елларда Сарапулда бертуган Г.һәм Г.Нигъмәтуллиннар (Габдулла Буби һәм Гобәйдулла Буби) эше мәхкәмә утырышында карала; пантюркизмда гаепләнеп, дин эшлеклесе һәм язучы З.Шахгәрәев Сарапул төрмәсенә озатыла.

Совет чорында татарларның шәһәргә күпләп күченүе Гражданнар сугышы вакыйгалары һәм индустрияләштерү сәясәте белән бәйле була.

1919 елда Сарапулда – олылар, 1922 елда балалар өчен мөселман мәктәпләре ачыла. 1920–1930 елларда милли азчылыкның халык мәгарифе бүлеге каршында татар-башкорт мәктәпләре, татар-башкорт балалар йорты, мөселман театры, күчмә драма труппасы оештырыла.

1919–1920 елларда «Алга» газетасы (Эчке Россия мөселманнары эшләре комиссариатының Сарапул бүлеге органы) нәшер ителә.

1930 елда ябылган мөселман җәмгыяте 1980 елда эшчәнлеген яңадан башлый. Ике мәчет (1995 һәм 1997 елдан) бар.

1991 елдан Удмурт Республикасының Татар иҗтимагый үзәге бүлекчәсе эшли (җитәкчесе – Ф.Ф.Исламгалиев). 1993 елда «Яшьлек» татар җыры үзешчән ансамбле оештырыла. Үзешчән татар шагыйрьләренең иҗтимагый берләшмәсе эшли. Ел саен Татар мәдәнияте көннәре, балалар өчен М.Җәлил һәм Г.Тукай истәлегенә багышланган татар әдәбияты бәйрәме, Сабан туе (1991 елдан) үткәрелә.

1994–2010 елларда Удмурт Республикасының «Йолдыз» татар мәдәнияте иҗтимгый үзәгенең Сарапул бүлекчәсе эшли, 2002–2010 елларда шәһәрнең ике мәктәбендә татар телен һәм татар халкы мәдәниятен өйрәнү сыйныфлары була (1999 елдан факультатив дәресләр укытыла), 2007–2010 елларда Халык мәдәнияте йорты каршында Татар мәдәнияте үзәге эшли.