Гомуми мәгълүмат

Удмурт Республикасының көньяк өлешендә урнашкан. Мәйданы – 1223,2 кв.км. Үзәге – Кече Пурга авылы (Ижевск шәһәреннән 37 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 33288 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2016 елда – 1388 кеше. Алар, башлыча, Кече Пурга авылында (2016 елда – 490 кеше), Пугачёво (493) һәм Яган (268) поселокларында, Әбделмән авылында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясендәге иң иске татар авылы – Әбделмән, аны 1875 елда Ижевск Заводы поселогыннан күчеп килүчеләр нигезли. Халкы игенчелек һәм аучылык, Ижевск металлургия заводы өчен агач күмере әзерләү белән шөгыльләнә.

1920 елларның икенче яртысыннан 1970 еллар башына кадәр Әбделмән авылында татар мәктәбе эшли. 1991 елда Кече Пурга авылында «Ләйсән» татар ансамбле оештырыла. 2000 елларда Яган поселогы мәктәбендә татар теле факультатив дәресләрдә укытыла.

Пугачёво һәм Яган поселокларында мәчетләр эшли.

Күренекле кешеләре

Кече Пурга районында Советлар Союзы Герое З.Ш.Солтанов туган (Әбделмән авылы).